Меню

Арвахларга багышлау догасы молитвы по татарски

Ничек дога кылып багышларга?

Әй, Раббым, Үзеңнең рәхмәтеңне һәм ризалыгыңны өмет итеп укылган сүрәләрне, аятьләрне, зекер һәм салаватларны киң рәхмәтең белән кабул ит. Укылган зекерләрдән хасил булган әҗер-савапларны сөекле хәбибең Мөхәммәд (с.г.в.) рухына һәм атабыз Адәм һәм анабыз Һавадан алып бүгенге көнгә кадәр килгән барлык пәйгамбәрләрнең, пәйгамбәрләр артыннан ияргән дусларының, бөтен әүлияләрнең һәм изгеләрнең рухына ирештер. Шулай ук газиз әти-әниләребезнең, дәү әти-дәү әниләребезнең, кыз һәм ир туганнарыбызның, җиде буыныбыздан алып җитмеш буыныбызга кадәр булган барлык мәрхүм-мәрхүмәләрнең рухларына ирештер. Йә, Раббым, бәлки, хәзерге минутларда кара туфрак юрганы астында яткан мәрхүмнәр дөньясында сыкранып: «Әй, Раббым, миңа дога кылучы булмас микән», — дип бездән дога өмет иткән барча әрвахларның рухына ирештер.

Әй, Раббым, шулай ук хаслап кылган (фәлән фәләннең улы яки кызы дип исемнәрен әйтү) догамны кабул итеп, барчасының рухларына ирештер, гөнаһларын гафу ит, изгелекләрен кабул ит, хисапларын җиңел ит, каберләрен нурлы ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Укылган зекерләрдән хасил булган әҗер-савапларны рухи ризык итеп ирештер, рухларын туклыклы ит, бездән разый ит, кыямәт көненә кадәр тыныч ятуларын насыйп ит.
Әй, Раббым, безнең дә үзебез белеп тә, белми дә эшләгән гөнаһларыбызны гафу кыл. Калган гомерләребезне, көн һәм төннәребезне гөнаһсыз үткәрергә, тәүбәле булып яшәргә насыйп ит. Бөтен нәрсәне, хәтта күңелләребездәге фикерләрне белеп торучы Раббым, бөтен игелекләребезне кабул ит. Дөньяда калган гомерләребезне мөмкин кадәр, көчебездән килгән кадәр изгелектә, игелектә үткәрергә насыйп ит.

Әлхәмделилла, безне хәзерге вакытта мөселман иттең, соңгы сулышыбызга кадәр мөселман булып яшәргә, «Ләәә иләәһә иллаллааһ Мөхәммәдү расуллүллаһ», дип җаныбызны үзеңә тапшырырга, «Ләәә иләәһә иллаллааһ», дип караңгы гүр ишекләрен ачып керергә насыйп ит. Ахирәт дөньясында безгә мәңгелек җәннәтеңне, рәхмәтеңне һәм ризалыгыңны бүләк ит. Әй, рәхмәтле Раббым, бу дөньяда гомер иткән вакытыбызда үзебезне, хәләл җефетләребезне, якын туганнарыбызны, дусларыбызны, авылларыбызны, шәһәрләребезне, йортларыбызны, милләтебезне, дәүләтебезне төрле бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрләрдән, ыгы-зыгы фетнәләрдән, сугышлардан сакла. «Әлхәмделилла» дигән сүзләребез хөрмәтенә төзегән йортларыбызны башларыбызга ишмә, көчебез җитмәгән сынаулар белән сынама. Әй Раббым, биргән хәер-сәдакала-рыбызны, ике дөнья өчен теләгән, кылган догаларыбызны киң рәхмәтең белән кабул ит. Амин!

Тагы бер дога:

Укыган Коръәнемне, ягъни Коръән сүрәләрен багышладым фәлән улы яки кызы фәлән … рухына, шулай ук кадерле әнкәйләребез-әткәйләребезнең, әби-бабайларыбызның, якын туганнарыбызның, ватан сугышларында, чит илләрдә вафат булып, шәһид булып ятып калган кардәшләребезнең һәм башка бездән дога көтеп ятучы зираттагы әрвахларның рухларына. Йә, Раббем, үзеңнең рәхмәтең белән ошбу укыган догаларыбызны, кимчелекләрен гафу итеп, киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде.

Әллаһүммә салли галә Мөхәммәдин вә галә әли мөхәммәдинввә сәллим. Аллаһүммәҗгалил-коръәнә ләнә фиддүньйә рахәтә ввә филкабри мунисә ввә иләл-җәннәти рафика ввә галәннари ситра ввә хаҗабә.

Читайте также:  Molitva vsya tsaritsa akafist

Әллаһүммә бәллигъ сәвабә һазиһил кыйраәтил могаззомәти илә рухи сәййидинә вә нәбийй-инә Мөхәммәдин ввә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн. Вә илә әрвахи җәмигыйл әнбийәи вәл мөрсәлим. Вә илә әрвахи җәмигыйль әткыйаэй, вәссалахаэй, вәшшөһдаэй, вәззөһадаэй.

Вә илә әрвахи җәмигыйл мөэмининә вәл-мөэминати, вәлмөслиминә вәлмөслимәти, әлъәхыйаэн мииһөм вэль әмвати бирахмәтикә йә, әрхәмәр-рахимин. Әллаһү әкбәр.

Источник статьи: http://nur.tatar/doga-bagyshlau/

Әрвахларга дога кылу тәртибе

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Ий, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын — иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух шәрифләренә ирештерсәң иде.

Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәламнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәламгә кадәр җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни, әби-бабаларыбыз­ның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле каенанам белән каенатамның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Раббым, аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Амин. Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит. Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә — сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтеңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит. Кабергә барып кергәндә, рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит. Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр, вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа

Источник статьи: http://almet-rt.ru/news/din/rvahlarga-doga-kyilu-trtibe

Әрвахларга ничек итеп дога кылырга?

Ни өчен без үлгән кешеләрне искә алырга һәм алар өчен дога кылырга тиеш соң?

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин. Уәссаләәту уәссәләәму галәә расуулиһии Мөхәммәд үә галәә әәлиһии үә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәлаамү галәйкүм уә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ!

Кеше бу дөньяга Аллаһның әмере белән килә, яши һәм үлә. Беркем дә үз теләге белән бу дөньяга килми һәм үз теләге белән китми. Кемнеңдер әти, әни, әби, бабай, каенана, каената, ир һәм кыз туганы вафат булган икән, ул кеше нишләргә тиеш?

Аллаһ: «Алардан әйтерләр: » Раббыбыз, безне ярлыка, дәхи бездән әүвәл иман белән дөньядан үткән дин кардәшләребезне дә ярлыка вә безнең күңелләребездә иман китергән кешеләргә ачуны вә хөседне урынлаштырма. Раббыбыз, Син, әлбәттә, йомшак вә рәхимлесең», — диде («Хәшер» сурәсе, 10 аять).

Читайте также:  Mechet eto zdanie dlya molitvi musulman

Бу аятьтән чыгып, без үлгән кешеләрне дә искә алырга тиешлегебезне аңлыйбыз. Беренчедән, бу Аллаһның әмере.

Икенчедән, пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи уә сәлләм, бер төнне Мәдинәнең каберстаны булган Баки зиратына барып: «Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәр минәл мүэминиинә вәл мүслимиин. Үә йәрхәмүллааһүл мүстәкъдимиинә үәл мүстәэхыйриинәә үә иннәә ин шәә Аллааһү бикүм ләәхикуун», — дип дога кылган. (Сәлам мөэминнәр һәм мөселманнар йорты халкына. Аллаһ бездән элек үлгәннәргә, аннан соң үләчәкләргә рәхмәт кылсын. Ин шәә Аллааһ, без дә сезгә кушылырбыз.)

Бабаларыбыз да: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», — дип әйткән.

Каберләрне зиярәт итеп, алар өчен дога һәм истигъфарда булу сөннәт гамәлләрдән булып тора. Каберләрне зиярәт итүдән максат — гыйбрәт алудыр. Бу үлемне хәтерләтә. Чөнки һәркем өчен дә соңыннан үлем бар.

Ни өчен без үлгән кешеләрне искә алырга һәм алар өчен дога кылырга тиеш соң?

Беренчедән, әгәр әти-әни вафат булган икән, без аларны онытмаска тиеш. Чөнки алар безнең якты дөньяга килүебезгә сәбәпче булды. Алар безне карады, үстерде, тәрбияләде. Икенчедән: без үзебезнең кем икәнлегебезне белергә, нәселебезне онытмаска, үлгәннәрнең исемнәрен дә истә тотарга тиешбез. Өченчедән: һәр кешедә хата, кимчелек һәм гөнаһысы бар. Шулай ук нәзер әйткән сүзләре, алган бурычлары бар икән, балалар шул сүзләрне тормышка ашырса, бурычларын түләсә, болар аларның өстеннән төшәчәк. Аларның гөнаһлары балаларына тәэсир итмәсен өчен, Аллаһтан алар өчен гафу сорарга кирәк.

Үлгән кешеләргә ничек итеп атап дога кылырга?

Коръәннән белгән сурәләрне укырга кирәк. Гадәттә «Фатиха», «Ясин», «Тәбәрәк» сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз.

«Я, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укуда хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасыйл булган әҗер-савапларын иң элек — барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһу галәйһи үә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух шәрифләренә ирештер. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештер.

Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимәләрнең рух шәрифләренә ирештер.

Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле каенанам белән каенатамның рух шәрифләренә (исемнәрен әйтергә) ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның (исемнәрен әйтергә) рух шәрифләренә ирештер. Җиде буынга кадәр миннән догага өмет иткән барча әрвахларның рух шәрифләренә ирештер. Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла.

Аларның каберләрен нурлы кыл, хисапларын җиңел ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-сәвапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәте белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл.

Читайте также:  Сильная молитва за сына от шизофрении

Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр. Раббәнәгфирлии вәливәәлидәййә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе.

Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла. Раббыбыз! Хисаб көнендә үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне гафу ит. Әмин.

«Ярдәм» мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник статьи: http://rsloboda-rt.ru/news/din-%D2%BB%D3%99m-bez/rvahlarga-nichek-itep-doga-kyilyirga

Арвахларга багышлау догасы молитвы по татарски

Әрвахлар — мәрхүм булганнарга — дога багышлау тәртибе.

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин».

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
«Куль һүүәллааһү әхәде. Әллааһү-ссамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүүлләһүү күфүән әхәде.»

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
«Куль әгүүзү бираббил-фәләкы. Миң шәрри мәә халәкы. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил гүкаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәәхәсәде»

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Куль әгүүзү бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәһин-нәәәс. Миң шәррил үәсүәәсил-ханнәәәс. Әлләзии йү-үәсүисү фии судүүрин-нәәәс. Минәл жиннәти үән-нәәәс.»

ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТӘРТИБЕ:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин.
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин.»

(Вакытыгыз булса,бу доганы һәрбер намаздан соң яисә һәр атнаның пәнҗешәмбе (четверг) кичендә-җомга (пятница) көнендә (тәһарәтләнеп) укырга тырышыгыз).

Источник статьи: http://vk.com/wall573204333_132